Important Announcement
PubHTML5 Scheduled Server Maintenance on (GMT) Sunday, June 26th, 2:00 am - 8:00 am.
PubHTML5 site will be inoperative during the times indicated!

Home Explore Здравствуй, Новинка! Выпуск 28

Здравствуй, Новинка! Выпуск 28

Published by zalyaev.aydar, 2020-12-23 08:55:18

Description: Книжные новинки

Search

Read the Text Version

ГБУК РТ “Республиканская детская библиотека” Справочно-библиографический отдел Здравствуй, Новинка! Информация о новых книгах, поступивших в библиотеку. Казань 2020

Татар телендә яңа китаплар = Книжные новинки на татарском языке Гыймадиев А. М. Селфи таягы: балалар өчен хикәяләр / Алмаз Гыймадиев. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 63 б. Китапка язучы Алмаз Гыймадиевның урта яшьтәге мәктәп балалары өчен хикәяләре кергән. Хикәяләрдә бүгенге заман балалары һәм яшүсмерләре тормышы чагыла. Рәссам – Рәстәм Хәбибуллин. Мирхазова Н. Р. Гөлбакча: балалар өчен хикәяләр / Нурия Мирхазова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 32 б. Китапка язучы Нурия Мирхазованың кече яшьтәге балалар өчен хикәяләре тупланган. Әсәрләр - табигатьне, кошларны яраткан чая кыз Айзилә турында. Рәссам – Фәридә Ризаева. Бәшәр Р. Г. Качышлы уйный тургай: балалар өчен шигырьләр, табышмаклар / Рәшит Бәшәр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 31 б. Шагыйрь Рәшит Бәшәрнең бу китапка кергән шигырьләре кече яшьтәге балаларны серләр тулы шигърият иленә кунакка дәшә. Ә кызыклы табышмаклар балаларны зирәк, тапкыр булырга өйрәтә. Рәссам – Рәстәм Хәбибуллин. Рәхмәт Б. Уенчыклар / Бари Рәхмәт. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 8 б. (“Куян күчтәнәче” сериясе) Шагыйрь Бари Рәхмәтнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уенчыклар һәм кыш турында шигырьләре. Китапның рәссамы – Булат Гыйльванов.

Кари Ә. Беренче адымнар / Әнәс Кари. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 8 б. (“Куян күчтәнәче” сериясе) Шагыйрь Әнәс Кариның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен күңелле шигырьләре. Китапның рәсемнәрен Айсылу Гарипова ясаган.. Бикчәнтәева Ә. Йокла инде, курчагым / Әминә Бикчәнтәева. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 8 б. (“Куян күчтәнәче” сериясе) Шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен курчагын йоклатучы кыз турында шигыре. Рәссам – Ольга Белова – Недовизий. Галиев Ш. Светофорның өч сүзе / Шәүкәт Галиев. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 8 б. (“Куян күчтәнәче” сериясе) Шагыйрь Шәүкәт Галиевның мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен светофор белән таныштыручы, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче шигыре. Рәссам – Фәридә Ризаева. Туп, туп, тубыбыз: балалар өчен шигырьләр. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 8 б. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар шагыйрьләре Фатих Кәрим, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Әминә Бикчәнтәева, Вәсимә Хәйруллина, Нәкый Исәнбәтнең шигырьләре тупланган аудио - китап. Рәссам – Фәридә Ризаева.

Арсланова Р. М. Кунак кызы: балалар өчен шигырьләр / Рәхимә Арсланова. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 31 б. Бу китапта шагыйрә Рәхимә Арсланованың мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен шигырьләре һәм Шаян исемле куян баласы турында әкияте урын алган. Рәссамы – Илдус Әҗемов. Шәфигуллин Ф.Х. Акбай белән Карабай: балалар өчен хикәяләр / Фаил Шәфигуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 39 б. Язучы Фаил Шәфигуллинның хикәяләре чишмә кебек челтерәп аккан йөгерек телле, мавыктыргыч. Китапка аның Акбай белән Карабай исемле көчекләр, Әнкә күркә һәм аның балалары, Фирүзә исемле кар бөртеге турында кышкы әкияте кергән. Алар мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен тәкъдим ителгән. Китап рәссам Илдус Әҗемов рәсемнәре белән бизәлгән. Алиш А. Әкиятләр / Абдулла Алиш. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 123 б. Китапка язучы Абдулла Алишның мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен язылган Куян кызы, Сертотмас үрдәк, Нечкәбил , Бикбатыр белән Биккуркак, Чукмар белән Тукмар турында, һ.б. билгеле әкиятләре тупланган. Рәссам – Миләүшә Вазиева. Җәлил М. Беренче дәрес / Муса Җәлил. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 79 б. Китапка шагыйрь Муса Җәлилнең төрле яшьтәге балалар өчен шигырьләре, Сандугач һәм Чишмә турында балладасы кергән. Рәссам – Булат Гыйльванов.

Исәнбәт Н. Мыраубай батыр: Бәрәзә песие Мыраубай батыр маҗаралары: шигъри әкият / Нәкый Исәнбәт. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 143 б. Язучы Нәкый Исәнбәтнең Мыраубай батыр турында әсәре – татар балалар әдәбияты җәүһәрләренең берсе. Мыраубай маҗаралары берәүне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк. Әкият кече яшьтәге балалар игътибарына. Китап билгеле татар рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре белән бизәлгән. Миңнуллин Р. М. Малай –шалайлар / Роберт Миңнуллин. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2019. – 143 б. Шагыйрь Роберт Миңнуллинның бу китабы укучылар өчен көтеп алынган сөенеч. Аның шигъриятенә хас балаларча самимилек, шаянлык, тапкырлык һәр баланы үзенә җәлеп итә. Китап мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен. Рәссам – Рөстәм Хәбибуллин.


Like this book? You can publish your book online for free in a few minutes!
Create your own flipbook