Important Announcement
PubHTML5 Scheduled Server Maintenance on (GMT) Sunday, June 26th, 2:00 am - 8:00 am.
PubHTML5 site will be inoperative during the times indicated!

Home Explore Нов.тат.книги (выпуск на сайт, для эл.буклета)

Нов.тат.книги (выпуск на сайт, для эл.буклета)

Published by zalyaev.aydar, 2021-04-15 12:01:32

Description: Нов.тат.книги (выпуск на сайт, для эл.буклета)

Search

Read the Text Version

ГБУК РТ «Республиканская детская библиотека» Справочно-библиографический отдел Исәнме, яңа китап! (яңа китаплар турында мәгълүмат) Казань 2021

Исәнме, яңа китап! Хәйруллина В. Шәп бабай, тәти әби : шигырьләр / Вәсимә Хәйруллина. – Казан: «Яз» нәшрияты, 2019. – 208 б. «Яңа китап – яңа дус, Ал да кулыңа, таныш» – дип яза «Яңа китап» шигырендә бу китапның авторы , балалар шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина. Бу китапны кулыгызга алып, укып карагыз әле! Ул тәмле телле, күңелле. Шигырьләр китабы кече яшьтәге балаларга уку өчен тәкъдим ителә. Җыентыкны рәссам Рөстәм Хәбибуллинның матур, төсле рәсемнәре бизәгән. 0+ Мәрдәнова Ф. Әкиятләр / Флѐра Мәрдәнова. – Казан: «Ак бүре» нәшрияты, 2019. – 32 б. Язучы Флера Мәрдәнованың бу китабы – әкият укырга яратучы балалар өчен. Китапка Тавык белән чеби, Елтыр елан патшасы кызы, Убырлы карчык һәм аның тылсымлы таягы, иң ямьсез патша кызы турында кызыклы әкиятләр тупланган. Китапның рәссамнары – Фаил Ислам һәм Рөстәм Хәбибуллин. 6+

Әбүдәрова Л. Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы / Ландыш Әбүдәрова. – Казан : «Юлбасма» нәшрияты, 2019. – 36 б. Язучы Ландыш Әбүдәрованың бу китап эчендәге сихерле әкияте – тылсымчы булырга хыялланучы Эльза исемле кечкенә кызчык, аның җанлы уенчыклары һәм «Мине бер кем дә яратмый!»- дип еларга яратучы көз ае - Октябрь турында. Рәссам – Алия Гайнуллина. 6+ Җамалетдинова Ф. Тешле карандаш : балалар өчен шигырьләр / Фирүзә Җамалетдинова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. – 63 б. Шагыйрә, язучы Фирүзә Җамалетдинова балалар өчен менә дигән шигырьләр китабы әзерләгән. Аның әсәрләрен укыган балалар үрдәк белән чебинең ни турында сөйләшкәнен, баланың усал әтәч белән ничек итеп дуслаша алганын, бәрәңгегә ни өчен язын койрык үскәнен, тешле карандашның нигә тешләшкәнен белерләр! Китапның рәсемнәрен Алсу Тимергалина ясаган. 0+ Исхакова Л. Бану һәм кошчык / Лилия Исхакова. – Казан: Юлбасма нәшрияты, 2020. – 36 б. «Бану белән кошчык» – язучы Лилия Исхакованың «Бану маҗаралары» сериясен башлап җибәргән беренче китап. Дуслык бер яклы гына була аламы? Чын дуслык ул нәрсә? Бу китапта Бану әнә шушы сорауларга җавап табачак.Ул, ярдәмгә мохтаҗ кошчыкка булышырга теләп , аны өенә алып кайта һәм

кошчыкны үзенең дусты булырга мәҗбүр итә. Мондый «дуслык»тан ни барып чыгар икән соң? Ә бу турыда китапны укыгач белерсез! Рәссам – Динара Галиева. Китап татар һәм инглиз телләрендә. 0+ Әмирханова Л. Үстерә торган китап: балалар өчен шигырьләр / Лиана Әмирханова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 63 б. Тизрәк үсәр өчен нишләргә? Әйбәтләп ашарга, физик күнегүләр ясарга һәм күпне белергә тырышырга! Шагыйрә Лиана Әмирханованың бу китабы – тизрәк үсәргә, күбрәк белергә ярдәм итәр! Хәрефләр өйрәнәсе, ел фасыллары, ай исемнәре, хайваннар дөньясы турында мәгълүматлы буласы килгән балага китап эчендәге шигырләр булышыр. Китапның рәссамы – Илдус Әҗемов. 0+ Бикмуллина А. Йолдызлар шулай куша: балалар өчен хикәяләр / Алинә Бикмуллина. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 63 б. Язучы Алинә Бикмуллинаның бу китабындагы хикәяләр – шук, тапкыр, теләсә нинди хәлдә дә югалып калмый торган һәм бик тә дөреслекне яратучы Шәмси исемле малай турында. Китаптагы рәсемнәрне Рөстәм Хәбибуллин ясаган. 6+

Галиуллин Р.Биш «ике»ле: балалар өчен хикәяләр / Рөстәм Галиуллин. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 62 б. Язучы Рөстәм Галиуллинның әлеге китабына аның соңгы елларда иҗат ителгән хикәяләре тупланган. Хикәяләрдә хәзерге заман малай – кызларын – планшетсыз тора алмаган Айдарны, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне, күңел күзе ачылган Айнурны, спортчы Камилне очратырга була. Рәссам – Илдар Нәфиев. 6+ Иксанова И.Биюче бал корты: балалар өчен шигырьләр / Илсөяр Иксанова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 31б. Әниләрнең ике күзе кайчан дүрт була? Балаларны гел киресен эшләргә котыртып торучы кәҗәне ничек куып җибәрергә? Бал кортлары нигә бии- бии оча икән? Бу турыда шагыйрә Илсөяр Иксанованың бу китапка кергән шигырьләрен укып белерсез. Китапның рәссамы – Айсылу Гарипова.0+ Тәрҗеманов Җ. Мӛгезле арыслан: балалар өчен шигырьләр, әкият / Җәвад Тәрҗеманов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 55 б. Балалар язучысы Җәвад Тәрҗемановның бу китабында Мәстүрәне куркытучы безелдәвек чебен, җеп йомгаклары белән уйнарга яратучы шаян песи, мөгезле арыслан, ялкау бала турында һәм башка балаларга яхшы билгеле булган шигырьләре, боткасын югалткан Биктимер исемле малай турында әкияте тупланган. Китапның рәссамы – Миләүшә Вазиева. 0+

Дәрзаман Җ. Канатлы каһарман: балалар өчен әкиятләр / Җәүдәт Дәрзаман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 103 б. Балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бик бай. Әлеге китапта Көрән – Бакый исемле кырмыска батырлыклары, Арыш бабаның кече оныгы Нур – Задә исемле арыш егетенең эшчәнлеге, хыял илендә илләр гизәргә яратучы малай Илгизәр, Карурман кунаклары һәм билгеләр патшалыгында булган төнге маҗара турында әкиятләре кергән. Китапның рәссамнары Ольга Ярикова һәм Лилия Гарифуллина. 0+ Җиһангирова Ш. Ӛлгер ай: балалар өчен шигырьләр / Шәмсия Җиһангирова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 64 б. Ай өлгер була аламы икән? Кем хаклы – олылар мы, әллә кечкенәләр мы? Мәче безгә кирәклеген ничек белдерә? Кемгә ничә яшь тулганын ничек белергә? Нигә мактанчык булырга ярамый? Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова бу китабындагы шигырьләрендә балаларга бу турыда үзенең киңәшләрен бирә. Китаның рәссамы – Фәридә Ризаева. 0+ Дорофеев А. Лесные сказки : сказки для детей = Урман әкиятләре: балалар өчен әкиятләр / Александр Дорофеев. – Казань: Татарское книжное издательство, 2020. – 80 с. Александр Григорьевич Дорофеев – писатель – сказочник, проживает в Лаишево. Автор приглашает юных читателей в увлекательный лесной мир, знакомит с его обитателями. Его

герои очень похожи на людей: они простые или хитрые, трудолюбивые и не очень, дружелюбные и лукавые. Александр Григорьевич убежден, что дружба, честность и усердие готовы преодолеть самые сложные препятствия. Иллюстрации в книге нарисовал художник Рустем Хабибуллин. 6+ Александр Григорьевич Дорофеев – Лаешта яшәп әкиятләр иҗат итүче язучы. Автор укучыларны серле урман дөньясына чакыра, анда яшәүче хайваннар белән таныштыра. Аның геройлары кешеләргә бик тә охшаган: алар беркатлы яки хәйләкәр, тырыш яки иренчәк, дуслыкка тугры яки үзен күбрәк яратучы. Александр Григорьевич дуслык, дөреслек һәм тырышлыкның җиңеп чыгасына ышаныч белдерә. Китаптагы рәсемнәрне рәссам Рөстәм Хәбибуллин ясаган. 6+ Уеннар. Башваткычлар: балалар өчен башваткычлар, логик мәсъәләләр, уеннар;[авт.- төз. З.З.Хөснетдинова]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 72 б. Бу уку-укыту басмасында «Салават күпере» журналында соңгы биш ел эчендә дөнья күргән уеннар тупланган. Уеннар балаларның яшенә карап, өч төркемгә бүленгән: 3 яшькәчә, 3 - 6 яшькә һәм 6 -10 яшькә кадәр. Алар баланың сөйләмен камилләштерә, фикерләвен, сиземләү, хәтер, күзаллау, математик сәләтләрен үстерә. 3 яшькә кадәр балалар өчен уеннар әти – әниләргә киңәшләр белән баетылган. Китапның автор -төзүчесе – Зилә Хөснетдинова, рәссамы – Әлфия Йосыпова. 0+ Миңнуллин Р. Күңелле тәнәфес: балалар өчен җырлар / Роберт Миңнуллин. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 174 б. Китапта Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның балалар өчен иҗат ителгән җырлары тупланган, композитор Илһам Байтирәк редакциясендә. Ноталы басма. 0+

Кошлар: дидактик карточкалар / [автор – төзүче Эльвира Сафина]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 20 карточка. Татарстанда орнитологлар өч йөз биш төрдәге кош яшәгәнлеге ачыкланган. Шуларның утызга якыны безнең белән кышлый, җылы якларга очып китми. Балаларга укыр өчен бу карточкаларда Татарстанда кышлый торган һәм соңгы елларда республикада күренә башлаган кошлар турында файдалы мәгълүмат, табышмаклар тәкъдим ителә. 0+ Агачлар: дидактик карточкалар / / [автор – төзүче Эльвира Кыямова]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 20 карточка. Агачлар – безнең дусларыбыз, алардан башка җир шарында тормыш булмас иде. Бу карточкаларда балаларга уку өчен безнең якта үсүче агачлар турында кызыклы мәгълүматны һәм табышмакларны табырга була. 0+


Like this book? You can publish your book online for free in a few minutes!
Create your own flipbook