Important Announcement
PubHTML5 Scheduled Server Maintenance on (GMT) Sunday, June 26th, 2:00 am - 8:00 am.
PubHTML5 site will be inoperative during the times indicated!

Home Explore Исәнме, яңа китап! Выпуск 29

Исәнме, яңа китап! Выпуск 29

Published by zalyaev.aydar, 2021-04-08 12:39:02

Description: Новинки тат.книг 2

Search

Read the Text Version

ГБУК РТ «Республиканская детская библиотека» Справочно-библиографический отдел Исәнме, яңа китап! (яңа китаплар турында мәгълүмат) Казань 2021



Хөрмәтле укучылар! Сезгә Республика балалар китапханәсе фондына алынган яңа китаплар сайланмасын тәкъдим итәбез! Уважаемые читатели! Предлагаем вашему вниманию подборку новых книг, поступивших в фонд Республиканской детской библиотеки! Җамалетдинова Ф. Тешле карандаш : балалар өчен шигырьләр / Фирүзә Җамалетдинова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2018. – 63 б. Шагыйрә, язучы Фирүзә Җамалетдинова балалар өчен менә дигән шигырьләр китабы әзерләгән. Аның әсәрләрен укыган балалар үрдәк белән чебинең ни турында сөйләшкәнен, баланың усал әтәч белән ничек итеп дуслаша алганын, бәрәңгегә ни өчен язын койрык үскәнен, тешле карандашның нигә тешләшкәнен белерләр! Китапның рәсемнәрен Алсу Тимергалина ясаган. 0+ Исхакова Л. Бану һәм кошчык / Лилия Исхакова. – Казан: Юлбасма нәшрияты, 2020. – 36 б. «Бану белән кошчык» – язучы Лилия Исхакованың «Бану маҗаралары» сериясен башлап җибәргән беренче китап. Дуслык бер яклы гына була аламы? Чын дуслык ул нәрсә? Бу китапта Бану әнә шушы сорауларга җавап табачак.Ул, ярдәмгә мохтаҗ кошчыкка булышырга теләп , аны өенә алып кайта һәм кошчыкны үзенең дусты булырга мәҗбүр итә. Мондый «дуслык»тан ни барып чыгар икән соң? Ә бу турыда китапны укыгач белерсез! Рәссам – Динара Галиева. Китап татар һәм инглиз телләрендә. 0+ Әмирханова Л. Үстерә торган китап: балалар өчен шигырьләр / Лиана Әмирханова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2020. – 63 б. Тизрәк үсәр өчен нишләргә? Әйбәтләп ашарга, физик күнегүләр ясарга һәм күпне белергә тырышырга! Шагыйрә Лиана Әмирханованың бу китабы – тизрәк үсәргә, күбрәк белергә ярдәм итәр! Хәрефләр өйрәнәсе, ел фасыллары, ай исемнәре, хайваннар дөньясы турында мәгълүматлы буласы килгән балага китап эчендәге шигырләр булышыр. Китапның рәссамы – Илдус Әҗемов. 0+


Like this book? You can publish your book online for free in a few minutes!
Create your own flipbook